Вступление
[Куплет]:
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу.
[Куплет]:
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрем булып калсын, дип.
[Куплет]:
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.