"Сандугач керде күңелгә"
Инсаф Хәбибуллин көе
Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре
Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмыни сагынырга
Өзелеп сөйгән ярны?
Талларга качты сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Синең күлмәгең алсу дип,
Кызарып торыйммыни?
Яратам диеп әйтергә
Рөхсәтләр сорыйммыни?
Кушымта.
Сандугачларны ишетми
Йөримме карурманда?
Тамчылар күрмиммени соң
Шаулап яңгыр яуганда?
Кушымта.