Вступление
Ап-ак каралар, ап-ак карлар
Тагын җиргә яудылар
Сиңа булган сәламемне
Кабат сиңа илтмиләр.
[Припев]:
Карлар ява тын гына
Күңелем сиңа ашкына
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
Ап-ак каралар каеннарны
Акка чорнап алдылар
Йөрәгемне ят матурлар
Урап ала алмыйлар.
[Припев]:
Карлар ява тын гына
Күңелем сиңа ашкына
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.
Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.