Берсен-берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп,
()
Кошлар кайта туган ягына.
(x2, последний аккорд заменяется )
Ара якын түгел,
Сине көтә күңел -
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.
(x2, последний аккорд заменяется )
Кабат килде язлар,
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагында.
Йөрәк ничек түзәр,
Ул бит өмет өзәр -
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.
Тагын китә казлар,
Күп тә түгел, азлар -
Җылы якта алар кышларлар.
Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел -
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.