Вступление
Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап, ак мамыкка
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле, туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
(C#)
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Кичне янып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып, тау иңенә
Көннең күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә, җилләп җилдә
(C#)
Черем иткән чакта киң кырлар.