[Вступление]: }x2
[Куплет]:
Ялгышып үзәген өзгәнгә,
Сагышын күрәмен күзләрдә.
Мәхәббәт сынала кайвакыт
Уйламый әйтелгән сүзләрдә.
[Припев]:
Үпкәләмә, үпкәләмә
Моңсу карашыңнан, күңел өзгәләнә,
Үпкәләмә, үпкәләмә
Йөрәгемне зинһар телгәләмә.
[Куплет]:
Күрергә тилмерәм бүгендә,
Гафу ит диямен үзеңә
Ярату илендә адашам
Карасам наз тулы йөзеңә.
[Припев]:
Үпкәләмә, үпкәләмә
Моңсу карашыңнан, күңел өзгәләнә,
Үпкәләмә, үпкәләмә
Йөрәгемне зинһар телгәләмә.
[Куплет]:
Мин сине җилләрдән саклармын
Кертмә һич арага ятларны,
Мәңгелек булсын ул ярату
Саклыйкчы без биргән антларны.
[Припев]:
Үпкәләмә, үпкәләмә
Моңсу карашыңнан, күңел өзгәләнә,
Үпкәләмә, үпкәләмә
Йөрәгемне зинһар телгәләмә.