туймадым яратып. Туймадым!
сусавым һаман да бетмәде.
гомерем буена эзләдем -
күңелгә нәрсәдер җитмәде.
Куш-та:
ләззәткә бирелеп, кабынып,
яшенләп мин бәхет суладым!
йөрәккә кагылгач, кал, зинһар!
мин сине яратып туймадым!
һәрвакыт, һәр мизгел юксынып
гел синең тарафка талпындым.
янымда булганда да (сәер)
өзелеп тик сине сагындым.
яраттың да, ярсу йөрәкнең
эченә үк кереп бикләндең.
һәм татлы хыялга әверелеп
уйлардан беркайчан китмәдең.
Куш-та:
ләззәткә бирелеп, кабынып,
яшенләп мин бәхет суладым!
йөрәккә кагылгач, кал, зинһар!
мин сине яратып туймадым!