Вступление
Колагымда назлы сүзең,
Күз алдымда нурлы йөзең,
Ике йолдыз ике күзең
Гашыйк булдым ахры үзем
Гашыйк булдым ахры үзем
Карашыңнан карлар эри,
Гөрләвекләр җырың көйли,
Сандугач та гашыйк сиңа –
Талларына серен сөйли...
Талларына серен сөйли...
Күзләреңдә кояш көлә,
Эзләреңдә чишмә тибә,
Юлларыңа гөлләр сибә –
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Көлүеңә көн уяна,
Моңнарыңа кош куана,
Сөю - шәраб, мин - дивана –
йокымнан көлеп уянам,
Син - бәхетем, дип юанам,
Гашыйк булдым ахры сиңа..