Вступление
Синең өчен һәрчак аяз зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәләтне били акка
Табигатьне сафлык күмә синең хакка.
Елга, тугайлар - синең өчен!
Кырлар тургайлар - синең өчен!
Җир һәм йолдызлар синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен!
Таң кояшы нурлар сибеп көлгән чакта,
Күңелемдә җырлар туа синең хакта.
Җырлар илтсен сиңа минем назларымны,
Илтсен сиңа назлар тулы язларымны.
Елга, тугайлар - синең өчен!
Кырлар тургайлар - синең өчен!
Җир һәм йолдызлар синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.
Синең өчен ал гөлләрем чәчәк ата
Синең өчен сайрап туймый сандугачта.
Исемең яңгырый бер моң булып тирә-якка
Мин бәхетле бу дөньяда син бар сакта.
Елга, тугайлар - синең өчен!
Кырлар тургайлар - синең өчен!
Җир һәм йолдызлар синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен!