gGuitarama
Я

Яна ел вальсы (Новогодниий вальс)

Аккорды
Рекламаad-slot:header
Тон
0
Прокрутка
Шрифт
Вид аккордов
Ап-ак дөнья тынып калган,
Тарафларда бетмәс сагыш.
Яшьлегемне эзләп киләм,
Син дә ияр миңа язмыш.
Карлар ява, карлар ява
Өерелеп тирә юньдә,
Карлар түгел, моңнар ява
Сагыш салып йөрәгемә.
Ерак еллар арасында,
Сөйгәнемнең эзе калган.
Син минеке, мин синеке
Дигәннәре истә һаман.
Карлар ява, карлар ява
Өерелеп тирә юньдә,
Карлар түгел, моңнар ява
Сагыш салып йөрәгемә.
Кояш бата бик еракта,
Офыкларда еллар яна.
Яшьлектәге эзләремә
Талгын гына карлар ява.
Карлар ява, карлар ява
Өерелеп тирә юньдә,
Карлар түгел, моңнар ява
Сагыш салып йөрәгемә.

Видео

Смотреть на YouTube

Видео для этой песни пока не подобрано.