[Куплет]:
Йокларга җыенсамда,
Юрганымны ябынып,
Юк шул инде йоклап булмый
Ятам сине сагынып
Юк шул инде йоклап булмый
Ятам сине сагынып
[Припев]:/*2 раза*/
Әх, нишләдем мин,
Саташуларым мәллә,
Икебезгә җиткән юрган,
Икебезгә җиткән юрган,
Җитми бер үземә дә.
[Куплет]:
Әй рәхәт булган икән ул,
Янымда син булганда,
Тәнем түгел, өши күңел
Җылыта алмый юрган да
Тәнем түгел, өши күңел
Җылыта алмый юрган да
[Припев]:/*2 раза*/
Әх, нишләдем мин,
Саташуларым мәллә,
Икебезгә җиткән юрган,
Икебезгә җиткән юрган,
Җитми бер үземә дә.
[Куплет]:
Ничек итеп ябынсам да,
Җылыта алмый юрганым,
Ә бәхетләр була бит ул
Саклый белсәң булганын
Ә бәхетләр була бит ул
Саклый белсәң булганын
[Припев]:/*2 раза*/
Әх, нишләдем мин,
Саташуларым мәллә,
Икебезгә җиткән юрган,
Икебезгә җиткән юрган,
(Җитми бер үземә дә) x3.