Intro:
Күзләреңә карап сүзсез калам
Әйтер сүзләремдә буталам
Чынга ашар хыял дигән уйдан
Аяк астынан җир югала
Кушымта:
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган.
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган.
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган.
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган.
Бөтерелеп хисләр ташкынына
Без очарбыз кебек галимгә
Син сандугач, син карлыгач бүген
Чын ихластан сине сөйгәнгә
Кушымта:
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган.
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган.
Кәләмнәрнең булган бар төсләре
Күк йөзенә әллә сибелгән
Сабыр итер, сине генә көтеп
Вакыт аша сиңа киленгән
Кушымта:
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган.
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган.
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган.
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган.
Outro: