куплет 1:
Таң калып торам,
Очар кошларны күреп
Офыклар читенә чыгам
Юлларын күзләрмен дип
припев:
Ялгыш юллар сайласаң
Пар канатсыз каласың, кошлар белән
Юлларын күргәннәргә
Ярата белгәннәргә, бәхет көлә…
Юлларын сорамый
Очмыйча торалмый күңел генә…
Түрем тулы яра
Янган утка таба, оча күрмә…
Юлларын сорамый
Очмыйча торалмый күңел генә…
Түрем тулы яра
Янган утка таба, оча күрмә…
куплет 2:
Син ялгыш аңлама
Әйләнечтән юл туры
Без генә җиңә торган
Сынаулар белән тулы
припев:
Ялгыш юллар сайласаң
Пар канатсыз каласың, күкләр белән…
Сынаулар үткәннәргә
Сагынып көткәннәргә, бәхет көлә…
Юлларын сорамый
Очмыйча торалмый күңел генә…
Түрем тулы яра
Янган утка таба, оча күрмә…
Юлларын сорамый
Очмыйча торалмый күңел генә…
Түрем тулы яра
Янган утка таба, оча күрмә…