[Куплет 1]:
Кайткан кошларым, кабат китмәгез,
Ерак илләрдә иркен, димәгез.
Туган ил ямьле, сулары тәмле,
Сызылып аткан таңнары ямьле.
[Куплет 2]:
Китәсе булгач, нигә кайтасыз?
Авыр юлларда арып каласыз.
Туган илемдә, гүзәл кошларым,
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
[Куплет 3]:
Киткән кошларым кабат кайтырлар,
Зәңгәр күкләрдә - канат кагарлар.
Канат кагарлар, туктап сайрарлар-
Туган илкәйне алар сагыналар.
[Куплет 4]:
Туган илемдә, гүзәл кошларым,
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
Мәңге сайрагыз!
Мәңге сайрагыз!