Вступление:
|
1 куплет:
Әгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк...
Припев x2:
Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Проигрыш = вступление
2 куплет:
Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшнәвең?
Яхшырактыр яшнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең...
Припев х2:
Яшнәргә икән, яшнәргә,
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Тоннәрең көн булганчы.
Модуляция на полтона вверх
Проигрыш:
|
3 куплет:
Әгәр янып яшәмәсәң
Яшәвең кемгә хаҗәт?
Ә бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр - шунысы гаҗәп...
Припев х2:
Яшәргә икән, яшәргә
Узеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Тугел бит әллә ничә.
4 куплет:
Әгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк...
Припев:
Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Яшәргә икән, яшәргә
Узеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Тугел бит әллә ничә,
Безгә диелгән гомерләр
Тугел бит әллә ничә,
Тугел бит әллә ничә.