gGuitarama
Я

Яран големv2

MyTabs · Аккорды
Рекламаad-slot:header
Тон
0
Прокрутка
Шрифт
Вид аккордов
Вступление
Урамнан ук күрәм
Иркәм, яран гөлем,
Ал нурларга төргән
Ян тәрәзә төбен.
Ел әйләнәсе ул
Чәчәктә утыра,
Җылытып җанымны
Ал-кызыл утында.
Исеңдәме, бәгърем,
Елмаюың күреп,
Мин атадым сине
"Яран гөлем" диеп.
Син яран гөл белән
Күпме гомер кичтем,
Сөю кәсәсеннән
Күпме шәраб эчтем.
Хәрчак икәү булдык,
Минем яран гөлем.
Берсе бизи җанны,
Берсе тәрәз төбен.
Ике гөлем дә бит,
Шөкер, чәчәк ата.
Күңел көр, әйтерсен,
Яшьлек кире кайта.

Видео

Смотреть на YouTube

Видео для этой песни пока не подобрано.