Вступление
Җавап тотар заман килде
Байракка тиңләше гел.
Иман нуры булып тамсын
Коръәнгә күз яшебел.
Азатлык очен жанны да
Кызганмый көрәшегез.
Таңнарда серләшегез
Татарлар, берләшегез!
Арабыздагы имансыз
Карагруһ көяләрен,
Милләтен сатып, мал жыйган
Бар эшем ияләрен,
Тамырлары белән йолкып,
Кояшка күрсәтегез.
Бер телдә сөйләшегез
Татарлар, берләшегез!
Без илен сөйгән татарлар,
Җегәрле, сәләтлелэр:
Ватаннан ватансызлыкны
Куарга сәбәплеләр.
Кайтып туган нигезләргә,
Ил өчен көрәшегез!
Бер моңда гөрләшегез
Татарлар, берләшегез!
Татарлар, берләшегез!
Татарлар, берләшегез!