[Куплет]:
Син онытма, мине, һич, онытма
Күңелеңнән алып ташламa
Мин бит синең янәшәңдә генә
Язмыш җилләренә ташлама
[Припев]:(х2)
Кышларымда мине онытма син
Кар бөртеге булып туңармын
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын
[Куплет]:
Йөрәгеңнән алып ташлый күрмә
Көзләреңдә кайтып җитәрмен
Моңсу яңгыр булып елый-елый
Тәрәзәңә килеп чиртәрмен
[Припев]:(х2)
Кышларымда мине онытма син
Кар бөртеге булып туңармын
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын
[Куплет]:
Син онытма, мин бит синең белән
Язлар булып керәм җаныңа
Беркайчан да мине онытма син
Мин бит, җаным, синең яна
[Припев]:(х2)
Кышларымда мине онытма син
Кар бөртеге булып туңармын
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын
Син онытма мине җаным, ишетәсеңме
Онытма