gGuitarama
Ж

Жырым аша анларсын

Аккорды
Рекламаad-slot:header
Тон
0
Прокрутка
Шрифт
Вид аккордов
Мәхәббәтнең күлләрендә,
Син - ялгыз аккош.
Уйлыйсыңдыр, язмышларда,
Бар диеп, ялгыш...
Язмышларны, ялгышларны,
Вакытлар юа.
Һәр нәрсәне, һәр кешене,
Ур(ы)нына куя...
Кумышта:
Сиңа атап язган җырым,
Бер барып җитәр.
Шуннан бәлки, тыелып торган,
Уйларың китәр...
Җырларымны кат-кат тыңлап,
Барсын да аңла.
Сиңа әйтер сүзләремнең,
Барсы бар анда...
Дәшми генә түзәм әле,
Һаман да түзәм.
Сүз әйтергә теләвеңне,
Күптәннән сизәм...
Үзең түгел, сүзеңне дә,
Тик кабул итмим.
Киләм диеп, хәбәр салма,
Мин сине көтмим...
Кумышта:
Сиңа атап язган җырым,
Бер барып җитәр.
Шуннан бәлки, тыелып торган,
Уйларың китәр...
Җырларымны кат-кат тыңлап,
Барсын да аңла.
Сиңа әйтер сүзләремнең,
Барсы бар анда...

Видео

Смотреть на YouTube

Видео для этой песни пока не подобрано.