Припев:
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармы
Бәхет сырларымны
Бу дөньяда беркем кирәкми
Синнән башка, аңла, синнән башка
Күзләрең күптәннән, бик күптәннән
Сөям диде миңа
Куплет:
Без бүген дә ябарбыз
Ятлардан ишекләрне
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
An
Бүген ябарбыз
Әйдә качарбыз
Барлык уйларны читкә
Читкә куеп торайык
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Белән капларбыз
Икәү калабыз
Припев:
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармын
Бәхет сырларымны
Бу дөньяда беркем кирәкми
Синнән башка, аңла, синнән башка
Күзләрең күптәннән, бик күптәннән
Сөям диде миңа
Куплет:
Шәм тамчылары эри
Без эрик ялкыннарда
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Мине нишләтте? Мине эретте
Мин беркайчан да болай
Беркемне дә сөймәдем
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Генә гаепле, алар гаепле
Припев:
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармын
Бәхет сырларымны
Бу дөньяда беркем кирәкми
Синнән башка, аңла, синнән башка
Күзләрең күптәннән, бик күптәннән
Сөям диде миңа