Төн пәрдәсен ачып,
Ак мамыктай очып,
Ява карлар, яңа карлар.
Сызып яңа юллар,
Уза яңа карлар,
Хәтерләтә сине алар, сине алар.
Күбәләктәй җиңел,
Нурлар сибеп җем-җем,
Матур булып карлар ява, карлар ява.
Син генә юк янда,
Ялгыз эзләр карда,
Ялгызлыктан йөрәк яна, йөрәк яна.
Чәчеп җиргә аклык,
Төнге утта балкып,
Тып-тын гына карлар ява, карлар ява.
Яңа яуган карда,
Яңа өмет барла,
Ялгызлыктан юк шул дәва, юк шул дәва.