Яшьлегемә кайтып киләм,
Хисләрдән җырлар үреп.
Су буенда, ялгыз талым,
Шатланыр инде күреп.
Су буенда, талым ял-гыз,
Аерды безне язмыш.
Бәхет эзләп, ераклар-га,
Дуслар киткэнмен ялгыш.
Күрмәгәнгә шактый еллар,
Талым картаеп киткән,
Хәлләреңне белмәсәм дә,
Күңелдә сине йөртәм.
Су буенда, талым ял-гыз,
Аерды безне язмыш.
Бәхет эзләп, ераклар-га,
Дуслар киткэнмен ялгыш.
Ялгыз җаным, ялгыз талга,
Кайткан саен сыена.
Яннарында сүнмәс яшьлек,
Көтәр кебек тоела.
Су буенда, талым ял-гыз,
Аерды безне язмыш.
Бәхет эзләп, ераклар-га,
Дуслар киткэнмен ялгыш.