Вступление
Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш, ник шулай?
Θй түрендә тальян гармун
Моң сагынап зар елый.
Əйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң, әйт, урам?
Аулак өйле һәм гармуңлы
Яшьлегемне сагынам.
Йөрэклэргэ очкын салып
Гармунымда уйныймын.
Авылыма моңнар биреп
Урамнарын буйлыймын.
Əйт, авылым, кайда соң моң?
Моң кайда соң, әйт, урам?
Аулак өйле һәм гармуңлы
Яшьлегемне сагынам.
Авыл киче. Яшь йөрәкләр
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан.
Аулак өйле һәм гармуңлы
Яшьлегемне сагынам.